news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда колониядәге тоткын үле килеш табылган

Төзәтү колониясендә әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

(Казан, 28 август, “Татар-информ”). Казанда ИК-19 колониясендәге тоткын үле килеш табылган. Бу хакта Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Үлгән тоткынны җәберләп үтерү билгеләре булмаган. Аны караваты янында тапканнар.

Урынга полиция һәм суд медицина экспертизасы хезмәткәрүләре килгән. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot