news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Коллектив иминлек килешүе оешмасы тышкы эшләр министрлары советы утырышы узачак

Казанда Коллектив иминлек килешүе оешмасы тышкы эшләр министрлары советы утырышы узачак
Фото: РФ Тышкы эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

Коллектив иминлек килешүе оешмасы тышкы эшләр министрлары советы утырышы 10 июньдә Казанда узачак. Очрашуны Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров алып барачак. Бу хакта Санкт-Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узган брифингта Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова хәбәр итте, дип яза «ТАСС».

Аның сүзләренчә, утырыш Сергей Лавров рәислегендә узачак. Тышкы эшләр министрлары тар форматта халыкара һәм төбәк иминлеге мәсьәләләрен, дөньядагы хәзерге вазгыятьне һәм оешма кысаларында алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшөчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot