news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Кол Гали һәйкәле янында шигырь кичәсе узды: Бу - яшь иҗатчыларның аралашу мәйданы

Казанда Кол Гали һәйкәле янында шигырь кичәсе узды: Бу - яшь иҗатчыларның аралашу мәйданы
Салават Камалетдинов

«Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?» дип исемләнгән иҗади перфоманста «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова әлеге чараның яшь иҗатчылар өчен очрашу һәм аралашу мәйданчыгы булуын билгеләде. Очрашу урыны буларак Казанның меңьеллыгы паркында урнашкан Кол Гали һәйкәле сайланылган иде.

«Әлеге чара «Идел» журналы һәм Татар китабы йорты белән берлектә икенче тапкыр үткәрелә. Без аны «Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?» дип атадык. Казаныбызда төрле танылган шәхесләргә багышланган һәйкәлләребез бар, һәм без, алар янында кешеләрне җыеп, иҗади перфоманс оештырырга булдык. Һәйкәлләрне саный башладык һәм эш барышында аларның күп түгел икәнлеге ачыкланды. Беренче очрашу матур, кояшлы көнне Һади Такташ һәйкәле янында узды. Әлеге кичә исә Кол Гали һәйкәле янында уза. Бу юлы безгә Кариев театры артистлары да кушылды», - диде Рәмзия Галимова.

Шигырь кичәсе Г.Кариев театры артистлары Булат Гатауллин белән Эльдар Гатауллин башкарауындагы «Кыйсса-и Йосыф» поэмасы белән башланып китте.

Шулай ук төрле буын шагыйрьләре үзләренең шигырьләрен башкардылар. Алар - Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Алинә Хәбибуллина, Луиза Янсуар, Дания Нәгыйм, Ләйлә Фаяз, Рузалия Шакирова.

«Мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк. Киләсе очрашуны уздыру урыны турында уйлый башладык инде», - диде Рәмзия Галимова.

  • Иҗади кичә «Идел» журналы, Татар китабы йорты һәм Татарстан Язучылар берлеге ярдәме белән оештырыла.
  • Перфомансының максаты – төрле буын татар шагыйрьләренә үз әсәрләрен яңгырату мөмкинлеге бирү, ә тамашачыга исә шагыйрьләр башкаруында шигырь бүләк итү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100