Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда кофеханәдә әйберләрне җимергән ир-атны хөкем иттеләр
Җәнҗал чыгаручы кеше бина хуҗасына 900 мең сумнан артык зыян китергән.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче 27 яшьлек ир-ат кофеханәдә әйберләрне җимергән өчен шартлы рәвештә 1,6 елга хөкем ителгән. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан прокуроры ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудкова хәбәр итте.
Суд ачыклаганча, 2018 елның 6 гыйнварында иртән-иртүк 27 яшьлек исерек ир-ат Ямашев проспектындагы кофеханә ишеген ваткан. Аннары ул бина эченә кереп, кул астына эләккән бөтен әйберне җимерә башлаган. Шулай итеп, бина хуҗасына 900 мең сумнан артык зыян китергән.
Ир-атны тоткарлаганнар. Суд Казан кешесен гаепле дип тапкан. Аны 1 ел да 5 айга кадәр сынау срогы билгеләп, шартлы рәвештә 1,6 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз