news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда коену сезоны рәсми рәвештә ачылды

Шәһәрдә “Локомотив” һәм “Изумрудный” пляжлары халыкны кабул итәргә әзер

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Бүген Казанда коену сезоны рәсми рәвештә ачылды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе бүген “Локомотив” һәм “Изумрудный” пляжлары эшенә санитар-эпидемиологик бәяләмә биргән һәм анда коенырга рөхсәт иткән.
Идарәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге сулыкларда суның сыйфаты санитар-эпидемиологик нормалар таләпләренә туры килә. Микробиологик, паразитологик һәм санитария-химик күрсәткечләр нормада санала.
Идарә белгечләре рөхсәт ителмәгән сулыкларда коенмаска, суны йотмаска, сулыкларда яшелчәләрне, җимешләрне һәм савыт-сабаны юмаска киңәш итә. Анда эчәк инфекцияләре – дизентерия, А гепатиты, хайваннар су эчә торган сулыкларда – лептоспироз, туляремия һәм башка йогышлы авыруларны эләктерү куркынычы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot