news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда көчле кар яву нәтиҗәләре аркасында ике автобусның маршруты үзгәртелде

Казанда көчле кар яву нәтиҗәләре аркасында берничә автобусның маршруты вакытлыча үзгәртелде. Бу хакта шәһәрнең Транспорт комитеты хәбәр итә.

93нче номерлы автобус Шигали борылышындагы «Айгөл» балалар бакчасы» тукталышына кадәр генә бара. 43нче маршрут вакытлыча Химик урамына керми.

Моннан тыш, 36а номерлы автобусларның берсе «Новониколаевский» тукталышы тирәсендә батып калган.

Шәһәрдә юлларындагы вазгыять 6 баллга бәяләнә. «Яндекс.Карты» сервисы мәгълүматларына караганда, Горький шоссесында, Җиңү проспектында һәм Мамадыш трактында хәрәкәт аеруча проблемалы.

news_right_1
news_right_2
news_bot