news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда көчле җил вәгъдә итәләр

Казанда көчле җил вәгъдә итәләр
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Көндез Казанда аязучан болытлы һава, күбесенчә явым-төшемсез булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Җил төньяк-көнбатыштан (юнәлеше көньяк-көнбатышка үзгәрәчәк), тизлеге секундына 6-11 метр.

Көндез, 4 апрельдә, һава +12..+14 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта җылырак киенергә кирәк – көньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана, урыны белән тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot