news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда клиентларын 99 млн сумга алдаган төзүчеләр турындагы эш буенча процесс башланды

Казанда клиентларын 99 млн сумга алдаган төзүчеләр турындагы эш буенча процесс башланды
Фото: © Кирилл Гумиров, «Татар-информ»

Бүген Казанның Яңа Савин район судында күп миллионлы мошенниклык турындагы эш буенча процесс башланды. Дүрт кеше – Кристина Гаранина, Ранил Гыйниятуллин, Ксения Гыйниятуллина һәм Эдуард Исмәгыйлев аеруча зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе нигезендә, гаепләнүчеләр «Стройкапитал» ҖЧҖ исеменнән эш иткән. Алар янәсе йортлар төзү белән шөгыльләнгән. Чынлыкта төркем 24 гражданның 99 млн сумнан артык акчасын урлаган.

Элегрәк «Татар-информ» күп миллионлы мошенниклык турындагы җинаять эше Яңа Савин район судына тапшырылды, дип хәбәр иткән иде..

news_right_1
news_right_2
news_bot