news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда клиентларны 138 млн сумга алдаган автосалон консультантын хөкем итәләр

Компаниядә автомобиль сатучы булып эшләгән ир-ат клиентлардан «трейд-ин» программасы буенча машиналар кабул иткән, әмма акчаларны үзенә алган.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Казанда клиентларны 138 млн сумга алдаган автосалон консультанты Руслан Галиевны хөкем итәләр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, 2014 елдан 2019 елга кадәр бу ир-ат иптәшеннән 1 млн сум акча урлаган, ул аны төзелеш материаллары сату белән бәйле бизнес оештырырга күндергән.

Моннан тыш, автомобиль сату компаниясендә сатучы-консультант булып эшләгәндә, ул «трейд-ин» программасы буенча клиентлардан машина кабул иткән. Сатудан кергән акчаны ул клиентларга бирмәгән, ә үзендә калдырган.

Нәтиҗәдә 69 автомобиль хуҗасына 138 миллион сумнан артык зыян килгән.

30 яшьлек Казан егетенә карата аеруча зур күләмдә караклык статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять эше Казанның Идел буе район судына тапшырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100