Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда классик шагыйрь Һади Такташка багышланган конференция уздырылды
Аны алга таба киңрәк уздыру күздә тотыла
(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казан шәһәре үзәгендәге татар телендә белем бирә торган 27 нче гимназиядә классик шагыйрь Һади Такташка багышланган зур конференция уздырылды. Конференциядә галимнәр Фоат Галимуллин, Азат Зыятдинов, язучы Галимҗан Гыйльманов, шагыйрьләр Рәдиф Гаташ, Рамис Аймәт һәм Казан федераль университеты укытучы-галимәләре, студентлар, гимназия укучылары катнашты.
Биредә түгәрәк остәл артында татар шагыйре Такташның тормыш юлына, иҗатына күзәтү ясадылар, кайбер урыннарга тукталып, тулырак итеп ачып бирергә тырыштылар. Конференция җылы мөгамәләдә барды. “Гимназиябез Һади Такташ урамында урнашкан, максатларыбыз да күп, шуларнын берсе конференцияне гимназия күләмендә генә калдырмыйча, Республика, Россия күләмендә дә уздыру, шагыйрьнең иҗатын янәдән галимнәребез, милләт асыллары белән берлектә, өйрәну, ди гимназия директоры Люция Һади кызы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз