news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Китап клубында Нияз Акмалның «Миллионер» әсәре турында фикер алышачаклар

15 октябрьдә 18:30 сәгатьтә Татар китабы йортында Ихтыяр Кыямовның китап клубындагы чираттагы очрашуда Нияз Акмалның «Миллионер» әсәре турында фикер алышачаклар. Бу хакта Татар китабы йорты хәбәр итте.

Китап клубы очрашуларында катнашучылар татар әдәбиятының күренекле әсәрләре турында фикерләре белән уртаклаша һәм таныш классиканы яңа яклардан ачарга тырыша. Китап клубының җитәкчесе – «Безнең мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары, блогер, татар мәдәниятен популярлаштыручы Ихтыяр Кыямов.

Әсәрне алдан укып килегез — бергәләп аның геройлары, идеясе һәм бүгенге көндәге яңгырашы турында сөйләшербез, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot