news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда китап кибетендә Әдәби марафон проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр

“Без проектны дөнья күләменә чыгаруны максат итеп куйдык”, - ди Россия күләмендә узган Әдәби марафон проектының идея авторы Раил Гатауллин.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Татарстан китап нәшрияты кибетендә Россия күләмендә узган Әдәби марафон (#әдәбимарафон) проектының җиңүчеләрен бүләкләделәр. “Без проектны дөнья күләменә чыгаруны максат итеп куйдык”, - дип сөйләде проектының идея авторы Раил Гатауллин.

Бу – "ВКонтакте" һәм "Инстаграм" социаль челтәрләрендә бара торган онлайн-марафон. Раил Гатауллин сүзләренчә, Әдәби марафон "Фейсбук" социаль челтәренә дә чыгарга тора.

"ВКонтакте" һәм "Инстаграм"да 3000 нән артык #әдәбимарафон хэштегын җыйган проектның җиңүчеләре түбәндәгечә булды.

Беренче урында Дания Гарәфиева һәм Ләйлә Мирзаһитова, икенче урында Нәфисә Антонова, Алия Садриева һәм Алсу Фазлыева, өченче урында Розалия Кильметова һәм Сәвия Тимершина.

Проектның идея авторы - җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин “Татар-информ” хәбәрчесе сорауларына җавап бирде, проектны башлагандагы хисләре белән уртаклашты.

“Минем беркайчан да бернинди дә курку юк. Нинди гади генә идея булмасын, һәрбер идеяны хуплаучы һәм хупламаучы кеше табыла. Шуңа күрә аның никадәр кирәк икәнлеген беләм. Иң беренче чиратта, үземә ышанам. Һәм шуңа күрә курку турында уй башыма кереп тә карамады”, - диде Раил Гатауллин.

Әдәби марафон проектының максаты - мөмкин кадәр күп кулланучыны татар әдәбияты белән кызыксындырып җибәрү, татар китапларын укучы кешеләр санын артыру һәм татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, ди автор.

Узган көздә "Татар-информ" татар китапларын уку буенча әдәби марафонга нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итте. Бүген Раил Гатауллин белдергәнчә, бу марафонда катнашучылар (татар китапларын укучылар) саны да беренче марафон белән чагыштырганда 1,5 мәртәбә артып киткән.

Бүгенге бәйрәмдә үзенең “Моабит” һәм “Яз җыры” шигырьләре белән татар шагыйре, журналист, галим Ленар Шәех тә чыгыш ясады.

"Татар-информ" Әдәби марафон нәтиҗәләре буенча, иң күп укылган татар китаплары билгеле (исемлек), дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100