news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Китап-фест»: мастер-класслар, язучылар белән очрашулар һәм әдәби квест

Фестиваль кысаларында «Фән турында кызыклы» фәнни-популяр әдәбият һәм тел белеме буенча «Сүзләр дөньясында» күргәзмәсе узачак.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). 6 июнь көнне Казанның Лядской бакчасында «Китап-фест» дигән китап фестивале узачак. Программада — мастер-класслар, язучылар белән очрашулар, әдәби квест.

Шәһәрлеләргә һәм шәһәр кунакларына Россиядә Фән һәм технологияләр елына һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган төрле мәдәни-агарту программасы тәкъдим ителәчәк.

Китап фестивален ачу тантанасында Казан шагыйрьләре һәм музыкантлары чыгыш ясаячак. Әдәби бәйрәмнең төп программасын язучылар, нәширләр, галимнәр белән иҗади очрашулар тәшкил итәчәк.

Фестиваль кысаларында «Фән турында кызыклы» фәнни-популяр әдәбият һәм тел белеме буенча «Сүзләр дөньясында» күргәзмәсе узачак, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.

Чараның башлану вакыты турында датага якынрак хәбәр ителәчәк.

Балалар өчен викториналар, мастер-класслар, әдәби квестлар һәм мавыктыргыч фәнни тәҗрибәләр белән интерактив программа планлаштырылган. Шулай ук Лядской бакчасына килүчеләр фестивальнең партнерларыннан — нәшриятлардан яңа китаплар сатып ала алачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100