news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда кискен тын юллары инфекциясе авыруы белән бәйле мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан

Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә авырулар буенча 6 меңнән артык мөрәҗәгать ясалган

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Кискен тын юллары инфекциясе белән авыручылар саны кинәт арту сәбәпле, шәһәрнең дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны да күбәеп киткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгының “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” идарәсендә хәбәр иттеләр.
Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә 8 меңгә якын мөрәҗәгать ясалган.
Ашыгыч ярдәм бригадалары 867 тапкыр җәмәгатьчелек урынына һәм 832 тапкыр бәхетсезлек очраклары булган урынга барган. Шул исәптән, 49 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә, анда 63 кеше зыян күргән, 1 кеше үлгән, 33 кеше дәвалау учреждениеләренә озатылган. Ашыгыч ярдәм бригадалары 8 тапкыр янгын булган урынга барган, анда 3 кеше зыян күргән, 1 кеше үлгән. Йөкле хатын-кызлар янына 62 тапкыр барганнар.
Авырулар буенча 6212 мөрәҗәгать ясалган, аларның 81е кискен миокард инфаркты, 167е – инсульт.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100