news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы призына йөзү буенча беренче ачык ярышлар үткәрелә

Анда 200ләп бала йөзү ярышларында катнаша

 (Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе җитәкчесе призына йөзү буенча спорт-сәламәтләндерү төркемнәрендәге балалар һәм яшүсмерләр арасында беренче ачык ярышлар үткәрелә. Чарада 200ләп бала катнашыр дип көтелә. Ярышларны башлау тантанасы бүген 12.30 сәгатьтә була, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте матбугат хезмәте.

Ярышлар исә Киров районының 90 еллык юбилеен бәйрәм итүгә багышлана.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot