news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кирәкле дарулар белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды

2017 елның 1 гыйнварына федераль ташламаларга 111 397 кеше ия.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казанның Югары медицина технологияләре Белем бирү үзәгендә кирәкле дару чаралары белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру буенча Республика киңәшмәсе узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кирәкле дару чаралары белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру программасы кысаларында, 2016 ел нәтиҗәләре буенча, 31 декабрьгә Социаль хезмәтләр күрсәтү җыелмасы рәвешендә дәүләт социаль ярдәмен алуга хокук бирелә торган затлар саны 114 750 кеше тәшкил иткән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева. 2016 ел башыннан бу сан 6,5 процентка арткан.

2017 елның 1 гыйнварына федераль ташламаларга ия затларның саны (2017 елда бушлай дару чараларыннан баш тарткан гражданнарны исәпкә алып) 111 397 кеше тәшкил итә.

2017 елның 1 гыйнварына федераль регистрның төбәк сегментында барлыгы 346 970 кеше исәпләнә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot