news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда киосклар саны кискен артып киткән

Аларны яңа схема буенча урнаштырачаклар

 (Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Соңгы өч елда Казанда киосклар саны арткан. Норма буенча 1 мең кешегә 821 квадрат метр ваклап сату мәйданы туры килергә тиеш булса, башкалада бу сан 1100 квадрат метрдан да артып киткән, һәм Казанда барлыгы 100 дән артык дөнья бренды тәкъдим ителгән. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә бу сан 169 ны тәшкил итә. 2000нче еллар белән чагыштырганда, Казанда ваклап сату 4,5 тапкырга арткан. Башкалада яшәүче кеше ел дәвамында уртача 350 мең сумлык товар сатып ала икән.

Бу хакта бүген башкала җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов хәбәр итте.

Киоскларны урнаштыру схемасы моннан 3 ел элек төзелгән булган, һәм хәзер яңа схеманы булдыру кирәк. Элеккеге схемада 1077 урын каралган булса, яңасында исә аларның саны күпкә кимрәк булачак, чөнки Казанда ваклап сату нокталарына ихтыяҗ кими. Яңа схема буенча киоск урнаштырырга ниятләгән эшмәкәрләр 2015 нче елның 1 мартына кадәр заявка бирергә тиеш була.

Быел Казанда беренче тапкыр җәйге сезонда ваклап сату нокталарын аукцион аша билгеләделәр. Барлыгы 192 урын уйнатылган. Аларның 34 сендә сезонлы кафе урнаштырылган , 99 ноктада су һәм туңдырма, 59 сында җиләк-җимеш һәм яшелчә сатылган. Сату нокталарын аукцион аша билгеләү нәтиҗәсендә, башкала бюджетына 3,3 миллион сум күләмендә акча кергән. Әлеге сату нокталары буенча документларны исә Казан шәһәре Башкарма комитеты үзе әзерли.

Икенче елга да әлеге схема буенча эшләячәкләр һәм сату нокталары санын арттырырга ниятлиләр. Сүз уңаеннан, Яңа ел алдыннан чыршылар сату өчен дә махсус нокталар булдырылачак. “Бәйрәм алдыннан кайбер гражданнар бөтен шәһәр буйлап чыршы сатарга кереште, ә бәйрәмнән соң исә чыршыларын сата торган урында ук ташлап калдырды. Быел мондый тәртипсезлеккә юл куелмаячак”, - диде Иван Кузнецов.

“1990 нчы елларда кешеләр көчләреннән килгәнчә яшәү өчен көрәште, чөнки икътисади шартлар начар иде, шуңа да теләсә кая киосклар барлыкка килде. Хәзер исә шәһәргә бу күләмдә киосклар кирәк түгел, бистәләрдә генә ихтыяҗ зур”, - диде Илсур Метшин һәм киоскларны урнаштырганда, бер ноктага күпләп, ә икенче урында буш калдырып урнаштырмаска кирәклеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100