news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кинопроектлар питчингы бара

Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидия хисабына фильм төшерергә тәкъдим иткән 10 темага 15 гариза кергән. Заманча сәнгать галереясында Кинопроектлар питчингы бара.

Татарстан Республикасы матди булмаган мәдәни мирас объектларының фильм-демонстрациясе номинациясе кинематографистлар өчен иң кызыклы проект булган. Əлеге тема буенча кыска метражлы фильм төшерергә 4 проект кергән. Бу күп проект кергән бердәнбер тема. Фильм өчен 500 мең сум субсидия тәкъдим ителә.

Кинорежиссер Илдар Ягъфәров «Əлифба» авторлары турында фильм проекты белән чыкты. Журналист Рәдиф Кашапов «Сосна чабатасы» фильмында Сосна авылы биюен күрсәтәчәк. Мария Минеева «Наследие в камнях» фильмы проектын тәкъдим итте. Булат Минкин борынгы уен кораллары турында фильмнар циклы төшерергә тели.

Ватанны саклаучыларга багышланган тулы метражлы документаль фильм төшерү өчен 1000 000 сум тәкъдим ителә. Əлеге темага 2 проект кергән.

«Пушкин Казанда» тулы метражлы документаль фильмы өчен 1000 000 сум биреләчәк. Темага 2 проект кергән.

Кинопроектларны питчингның экспертлар комиссиясе әгъзалары Юнир Əминев, Елена Борисова, Екатерина Головня, Наталья Иванова, Бәхтияр Измайлов, Алексей Тельнов, Елена Фисенко, Дмитрий Якунин сайлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot