news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кинопленка архивының ташландык бинасы яна

Урында өченче Казан янгын-сүндерү гарнизоны көчләре эшли.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Казанда, беренчел мәгълүмат буенча,  кинопленка архивының ташландык бинасы яна. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Восстание урамындагы ике катлы бинада янгын чыгуы турында хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына 17 сәгать 57 минутта килеп ирешкән. Урында өченче Казан янгын-сүндерү гарнизоны көчләре эшли, диелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot