news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кинопедагогика һәм балалар киносы турында сөйләшәләр

Чаралар программасында кинопедагогика һәм мәгариф буенча түгәрәк өстәлләр, фестиваль фильмнары, шулай ук киноуеннар каралган.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). 17 майда “Московский” мәдәният үзәгендә Халыкара кинопритч фестивале дирекциясе “Кинопедагогика нигезләре” медиамәгариф буенча курс оештыра, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Чаралар программасында кинопедагогика һәм медиа мәгариф буенча түгәрәк өстәлләр, фестиваль фильмнары, шулай ук киноуеннар узачак.

Бу курсларның максаты балалар белән киноуеннар аша “сөйләшү”, балалар киносында һәм видеоиҗатта остазлык формалаштыру.

Түгәрәк өстәлләрдә Интернетның балаларга йогынтысы турында фикер алышачаклар.

Педагоглар мастер-класслардан соң үз кино эшләрен төшерә ала, киноиндустриянең әйдәп баручы эшлеклеләре белән онлайн-очрашулар оештыра, “Без кино төшерәбез” халыкара фестивалендә кино эшләре кастингында һәм педагогик практикаларда катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100