news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кино ярдәмендә психиканы сәламәтләндерү чарасы узачак

10 октябрь Россиядә Бөтендөнья психик сәламәтлеге көне буларак билгеләп үтелә. Бу нисбәттән 10-16 октябрьдә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә авырулар өчен “Сәламәт булырга тырыш!” исемле Атналык үткәрелә

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). 10 октябрь Россиядә Бөтендөнья психик сәламәтлеге көне буларак билгеләп үтелә. Бу нисбәттән 10-16 октябрьдә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә авырулар өчен “Сәламәт булырга тырыш!” исемле Атналык үткәрелә. Чараның максаты – кешеләр кичерә торган стресс йогынтысын киметү, рухи сәламәтлеген кайтару.

Билгеле булганча, кешеләрдә психика бозылу күп очракта йөрәк, неврологик авырулар, шикәр чире, яман шеш һәм башка медицина проблемалары белән бәйле. Белгечләр билгеләп үткәнчә, уңай кичерешләр психика һәм тән  сәламәтлегенә яхшы тәэсир итә. Моны күздә тотып, клиника белгечләре “Сәламәт булырга тырыш!” атналыгы кешеләргә рухи һәм психика сәламәтлеген кайтарырга ярдәм итәчәк дип саный. Чара клиниканың китапханәсендә ачылыр дип көтелә. Анда үзәкнең баш шәфкать туташы Аида Сафина психика сәламәтлеген саклауның әһәмияте турында сөйләячәк. Авыруларга, психикаларын савыктыру максатыннан, шаян фильмнар күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең матбугат хезмәте.       

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100