news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кино темасына фотолар күргәзмәсе уза

Бүген республикабызның Милли музеенда “Кино төшерәбез” дип исемләнгән XVII фотолар күргәзмәсе ачыла

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген республикабызның Милли музеенда “Кино төшерәбез” дип исемләнгән XVII фотолар күргәзмәсе ачыла. Аны Яшь фотографчылар берлеге һәм ТР Милли музее үткәрә.
Күргәзмәдә быелның 17 октябрендә Казанда узган “Кино төшерәбез” фото бәйгесендә төшерелгән фотосурәтләр урын ала.
Без барыбыз да кино карарга яратабыз. Фотографчылар да – тамашачылар. Шул ук вакытта алар, иҗат кешеләре буларак, кино төшерү сәнгате үзенчәлекләренә дә игътибар итәргә ярата. Бәйге оештыру идеясе шуннан туа. Бәйгедә катнашучы фотосурәтләр өчен темалар танылган фильм сюжетларыннан алынды. Фото осталары оештыручылар тәкъдим иткән исемлектән берәр фильм сайларга һәм фотосурәтләрдә фильм идеясен ачарга тиеш иде.
Фото узышында 20гә якын команда катнашты. Аларга кул астындагы төрле материаллардан файдаланырга, төрле шартларда төрле кешеләрне төшерергә рөхсәт ителде. Фильмнар арасында «Форрест Гамп», «Достучаться до небес», «Амели» кебек танылган фильмнар сайлап алынды. Фотоларны ясаучылар арасында профессиональ гына түгел, үзешчән фотографчылар да, студентлар, мәктәп укучылары да бар иде. Төрле командалар биремне үтәүгә иҗади якын килде. Мәсәлән, “Молоко” командасы “Леон” фильмын яңача куйды. «23 плюшки» командасы “Достучаться до небес” фильмына үз сценариен язды.
Бәйгедә җиңүчеләр дип «Молоко», «23 плюшки» һәм “Ять” командалары табылды. Фото бәйгесендә катнашкан фотолар күргәзмәсе белән 15 декабрьгә кадәр танышып була, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100