news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кино бәйрәме узачак

25 декабрьдә Казанның «Мир» кинотеатрында Татарстанда кинопрокат оешуга 75 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узачак

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). 25 декабрьдә Казанның «Мир» кинотеатрында Татарстанда кинопрокат оешуга 75 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узачак. Анда республикабыз кинематографистлары, “Татаркино” учреждениесе һәм аның филиаллары хезмәткәрләре, муниципаль, күрше төбәкләрдәге кино учреждениеләре җитәкчеләре катнашыр дип көтелә. Татарстанда кинопрокатның 75 еллыгын бәйрәм итү ел буе дәвам итте. Татарстан кинематографистлары фильмнары, илебездә төшерелгән иң яхшы кино әсәрләре күрсәтелде, “Яңа гасыр” телеканалында тапшырулар тәкъдим ителде.
Тарихтан билгеле булганча, 1934 елда Татарстанда “Росснабфильм” кинофикация буенча трестының бүлеге ачыла. Аның варисы “Татаркино” дәүләт учреждениесе була. Бүгенге көндә учреждение составына республиканың Дәүләт кинематография оркестры, Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Чистай шәһәрләрендәге филиаллары керә, дип хәбәр итә “Татаркино” дәүләт учреждениесенең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot