news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда киләчәктә Айшат Кадыйрованың мода йорты коллекцияләре күрсәтелергә мөмкин

Татарстанда Чечен Республикасы мәдәнияте көннәре башланды.

Казанда киләчәктә Айшат Кадыйрованың мода йорты коллекцияләре күрсәтелергә мөмкин
Владимир Васильев

Чечен Республикасы мәдәният министры Айшат Кадыйрованың шәхси мода йорты эшләре Казанда күрсәтелү мөмкинлеге бар. Сүз Айшат Кадыйрова җитәкчелек иткән Firdaws мода йорты коллекцияләре турында бара.

Firdaws моңа йортының планнары белән Татарстанда Чечен Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында кунакларга Милли китапханәдә экскурсия үткәргә вакытта «Миллард татар» журналисты Регина Яфарова кызыксынды.

Регина Яфарова фикеренчә, мондый мода күрсәтү Казан өчен гаять кызыклы булыр иде. Айшат Кадыйрова журналист белән килешеп, бу хакта сүз булганлыгын һәм алга таба мондый мода күрсәтү оештырылу мөмкинлеген әйтте.

«Мөселман модасы белән дөнья модасы күптән дуслаштылар инде. Бу Югары мода йортларындагы мода күрсәтүләре аша күренеп тора», – диде Айшат Кадыйрова мөселман модасының дөнья модасына якынаю мөмкинлекләре турында журналист соравына җавап итем.

  • Айшат Кадыйрова – Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның кызы. Аның 21 яшендә Коръән хафиз булуы билгеле. Айшат Кадыйрова 2016 елдан Firdaws мода йорты белән җитәкчелек итә. Мода йортына аның әнисе Медни Кадыйрова нигез салган. Мода йорты милли чечен мотивлары кулланылган коллекцияләр иҗат итә.
  • Татарстандңа Чечен Республикасы мәдәният көннәре башланды. Программада – чечен мәдәнияте казанышы булган күргәзмәләр, спектакль һәм данлыклы «Вайнах» ансамбле концерты.
news_right_1
news_right_2
news_bot