news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Киләчәк уеннары»нда 100 меңенче кунак бүләкләнәчәк

Казанда «Киләчәк уеннары»нда 100 меңенче кунак бүләкләнәчәк
Фото: https://t.me/myfuturesport

«Киләчәк уеннары» башланганнан бирле мультиспорт турнирына 98 мең кеше килгән. Оештыручылар бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында 100 меңенче кеше булыр дип фаразлый. «Юбилей» кунагын бүләкләр көтә, дип хәбәр ителә ярышларның телеграм-каналында.

Көн сәгать 10да «трени со Сбером» белән ачыла. Ярты сәгатьтән соң кунакларны «Погружение в Эру фиджитал» көтә. Көндез «Казан Экспо»да «Твой баскетбольный фристайл» мастер-классы була, ә 13.00 сәгатьтә Kandinsky от Papa Tin Papa диджей-сеты эшли башлый.

13.00 сәгатьтә косплейерлар парады ачыла, 15.00 сәгатьтә Татарстан Дәүләт камера хоры чыгышы башлана.

18.00 сәгатьтә «Электронный джем» старт ала, ә 19.00 сәгатьтә тамаша «Релакс со Сбером» белән тәмамлана.

«Бүген бик шәп бүләк уйнату булачак, шуңа күрә безнең язмаларны игътибар белән күзәтеп барыгыз», – ди оештыручылар.

  • «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры Казанда 3 мартка кадәр дәвам итә. Бу яңа форматтагы спорт тамашасы физик һәм цифрлы ярышларны берләштерә. Беренче уеннарда 107 илдән килгән 270 команда һәм 2 меңнән артык спортчы катнаша. Алар 21 инновацион дисциплинада көч сынаша.

Тамашачы һәм катнашучыларга уңайлы булсын өчен «Казан Экспо»га кадәр бушлай транспорт һәм 8 өстәмә электричка рейсы оештырылды. Мәсәлән, бүген бушлай шаттллар түбәндәге расписание буенча йөриләр (башка көннәрдә китү вакытын турнир сайтыннан белергә мөмкин):

  • «Җиңү Проспекты» метро станциясеннән китү вакыты: 8.30, 10.30, 12.00, 13.30, 14.30, 15.30, 17.30, 19.00.
  • «Казан Экспо»дан китү вакыты: 11.15, 12.45, 15.00, 16.30, 18.25, 20.00, 21.25, 22.15.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100