Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Киләчәк уеннары» өчен фиджитал-үзәк барлыкка киләчәк
Казанда фиджитал-үзәк — классик спорт һәм киберспорт өчен инфраструктураны берләштерә торган урын ачылачак. Татарстан спорт министры Владимир Леонов белдергәнчә, проектны инде гамәлгә ашыра башлаганнар һәм «Киләчәк уеннары» на ачарга планлаштыралар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Дөньядагы беренче фиджитал-үзәк Кемерово шәһәрендә 2022 елның сентябрендә «Россия — спорт державасы» форумы кысаларында ачылды. Алдагы елларда Россиядә тагын 50дән артык фиджитал-үзәк һәм 500дән артык «акыллы» спорт мәйданчыклары ачу планлаштырыла.
«Киләчәк уеннары» Казанда 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узачак. Заманча технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлык кулланылган яңа дисциплиналар көтелә торган чара бу. Ярышлар форматына туры китереп, «уеннарда» киберспорт, робототехника, тулыландырылган һәм виртуаль чынбарлык, мәгълүмати технологияләр һәм ясалма интеллект өлкәләрендәге соңгы эшләнмәләр кулланылачак.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин төрле ил спортчылары һәм яшьләрен «Киләчәк уеннары» на Казанга чакырып, Россия спорт традицияләрен саклый, әмма шул ук вакытта яшьләр арасында, шул исәптән спортта да популяр булган барлык яхшы, яңа, алдынгы нәрсәләргә дә ачык, дип әйткән иде. Классик спорт һәм киберспортны берләштергән ярышлар үткәрү идеясе — моңа ачык дәлил.
«Спорт өчен моңарчы күрелмәгән, әмма цифрлы яңа чорга туры килә торган бу инновацион форматны без «Киләчәк уеннары» дип атадык. Ул Казанда бик тиздән, киләсе елның 23 февралендә старт алачак. Төрле ил спортчыларын, яшьләрне аларда актив катнашырга чакырабыз», — диде Россия лидеры «Россия – спорт державасы» XI Халыкара спорт форумының «Чикләрсез спорт. Дөньяга ачыклык» пленар утырышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз