news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда киләсе елда машина куеп тору өчен тагын 302 урын булачак

Нәтиҗәдә, транспорт кую урыннары 2010га җитәчәк.

 (Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Казанда 2017 елда тагын 302 машина кую урыны булачак, нәтиҗәдә, түләүле урыннар 1708дән 2010га җитеп артачак. Бу хакта бүген Казан мэриясендә шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә чыгыш ясаган транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков белдерде.

Акча түләп машина калдырып тору урыннары Пушкин, Подлужная, Вишневский, Лесгафт, Чехов, Тихомирнов урамнарында, Фрунзе агачлыгында, шулай ук Миллениум күпере янында барлыкка киләчәк.

“Шәһәрдә юлларда вазгыятьне нормальләштерүдәге эш нәтиҗәләре буенча төп урамнарның траспорт үткәрү үзлеге 17 процентка, хәрәкәт тизлеге сәгатенә 5 чакрымга артачак. Транспорт кую мәйданнарын 2020 елга 3 тапкырга арттыру планлаштырылган. 2017 елда 302 машина кую урыны ачылачак, ул 6 миллион сумга төшә”, – дип сөйләде Айдар Абдулхаков.

news_right_1
news_right_2
news_bot