news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда киләсе атнада гриппка каршы вакцинацияләү кампаниясе тәмамланачак

Бүгенгә шәһәрдә яшәүче 501 меңнән артык кешегә прививка ясалган.

Казанда киләсе атнада гриппка каршы вакцинацияләү кампаниясе тәмамланачак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан башкаласында киләсе атнада гриппка каршы вакцинацияләү кампаниясе тәмамланачак. Бу хакта Казан мэриясендә узган иртәнге киңәшмәдә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

«Бүгенгә шәһәрдә яшәүче 501 меңнән артык кешегә, шул исәптән 166 мең 734 балага да прививка ясалган», — дип билгеләде Жаворонков.

Ул искәрткәнчә, быел беренче тапкыр прививка ясау бригадалары 8 сентябрьдә сайлау участокларында эшләде. Аның сүзләренчә, бу көнне 10 меңгә якын кеше прививка ясаткан. Моннан тыш, 10-17 сентябрьдә 7,6 мең кеше Казан метро станцияләре янында вакцинация узды.



news_right_1
news_right_2
news_bot