news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда киеменә ут капканнан соң гәүдәсе пешкән яшүсмер хастаханәгә китерелгән

14 яшьлек ир баланың киеменә ут кабу буенча җинаять эше полиция хезмәткәрләре һәм табиблар ярдәмендә тикшерелә.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Казанда Дубравная урамындагы йортларның берсендә киеменә ут төрткәннән соң гәүдәсе пешкән 14 яшьлек яшүсмер хастаханәгә китерелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Дубравная урамындагы йортларның берсендә яшүсмернең өстендәге киеме януы турындагы хәбәр бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына кичә төнге уннар тирәсендә алынган. Урынга 7нче янгын-сүндерү часте, полицейскийлар, медицина хезмәткәрләре, янгын очрагын тикшерү хезмәткәрләре (дознавательләр) килгән.

Ундүрт яшьлек малайның әти-әнисе аның киеменә ут төртүләрен һәм баланың шунлыктан зыян күрүен әйткән. Утны үзлектән сүндергәннәр. Янгында аркасы, аяклары пешкән ир баланы Казан республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

14 яшьлек ир баланың киеменә ут төртү буенча җинаять эше полиция хезмәткәрләре һәм табиблар ярдәмендә тикшерелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100