Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда кичә транспорт белән бәйле 252 һәлакәт булган
Машина рулендагы 3 кеше һәм 3 пассажир төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән, имгәнгән
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Үткән тәүлектә Казанда транспорт белән бәйле 252 һәлакәт булган, 1 кешене машина бәрдергән, 2 тапкыр автомашиналар бәрелешкән, 1 очракта автомобиль баганага килеп «кергән». Шулар нәтиҗәсендә, җәяүле, рульдагы 3 кеше һәм 3 пассажир төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән, имгәнгән.
Шул очракларны шәрехләп, Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ хезмәте юл-патруль полкы пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, 25е көнне иртәнге сәгать 9да Мөштәри урамыннан барган «ВАЗ-2114» Карл Маркс урамы чатында, «Юл бир» билгесенә буйсынмастан, «Хагер» автобусына килеп бәрелгән, шул бәрелүдән ул «Пежо»га төртелгән. «ВАЗ» рулендагы 25 яшьлек егеткә зыян булмаса да, аның пассажирларыннан 28 яшьлек егетнең уң яктагы 10нчы кабыргасы сынган, 27 яшьлек кызның баш мие селкенгән.
Көндезге сәгать 2 тулып узгач, «Шевроле Ланос» автомобиле белән идарә иткән 50 яшьлек ир-егет, Воровский урамы буйлап Әмирхан урамы юнәлешендә барганда, җәяүлеләр өчен каралмаган урыннан юл аша чыккан 32 яшьлек хатын-кызны бәрдергән һәм җәяүленең уң тез буыны бик нык бәрелгән.
Шушы очрактан соң берничә минут узу белән, тагын һәлакәт булган. Юдино бистәсе ягыннан Залесный бистәсенә таба барган «ВАЗ-11183» автомобиле рулендагы 35 яшьлек ир-егет каршы як хәрәкәт юлына чыккан һәм «ИЖ-2717» машинасына килеп «кергән». Нәтиҗәдә, «ВАЗ»дагысының баш мие селкенгән, су колагы каты бәрелгән, ә «ИЖ»дагы 30 яшьлек ир-егетнең ябык рәвештә баш капкачы зарарланган һәм баш мие селкенгән.
Кичке 7дә исә 19 яшьлек егет идарә иткән «Санг Енг», Тукай урамы ягыннан Техническая урамы буйлап килгәндә, хәрәкәт куркынычсызлыгы тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаган һәм идарәсен югалткан машинаны юл кырыендагы багана «туктаткан». Һәлакәт нәтиҗәсендә, әлеге егетнең баш арты, 21 яшьлек пассажир кызның маңгае бәрелеп, икенчесенең баш мие дә селкенгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз