Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда кичә күп җирдә электр уты өзелеп торуның сәбәбе әйтелде
Һәлакәткә төзелеш оешмасы персоналы кагылышы булырга мөмкин.
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда 15 гыйнварда күп җирдә электр уты өзелеп торуның сәбәбе төзелеп килүче торак комплексына коммуникацияләр үткәрү булырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га “Сетевая компания” җәмгыяте хәбәр итте.
“Һәлакәттә мөмкин булган сәбәпләрнең берсе булып, төзелеп килүче торак комплекска инженерлык коммуникацияләре үткәргәндә 110 кВ ике кабель линиясенең токтан өзелүе тора”, – дип билгеләп үттеләр оешмада.
Компаниядә кайсы торак комплексы турында сүз барганын ачыкламадылар.
“Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте казанлылардан тудырган кыенлыклары өчен гафу итүләрен сорый һәм халыкны ремонт-төзекләндерү эшләре белән таныштырып барырга вәгъдә итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз