news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кичәге һәлакәтләр саны кышкы суыктагы кадәр булды – ЮХИДИ вәкиле Михаил Савин

Казанда узган тәүлектә юл-транспорт һәлакәтләре коры һава торышындагыга караганда 40 процентка артыграк теркәлде.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Илдар Әюпов). Казанда һава торышы кинәт үзгәрү сәбәпле, юл-транспорт һәлакәтләре 40 процентка артыграк теркәлгән. Һәр көнне юлларда материаль зыян китергән 200ләп юл-транспорт һәлакәте теркәлсә, кичә аларның саны 280 булган. Чакырулар саны кышкы суык көннәрдәге кебек иде, безгә нормадан тыш эшләргә туры килде, дип белдерде Казан ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте полкы командиры, полиция подполковнигы Михаил Савин матбугат конференциясендә.

Михаил Савин сүзләренчә, узган тәүлектә һәлакәтләр саны күбрәк тә булган булыр иде. Әмма күп кенә автомобиль хуҗалары, ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртмый гына, юл-транспорт һәлакәтләрен, үзара сөйләшеп, иминият бонусларын югалтмас өчен евро-протоколлар нигезендә үзләре теркәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot