Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда кичә югалган мәктәп укучысын эзлиләр
Казанда кичә югалган 12 яшьлек малайны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ачыкланганча, мәктәп укучысы кичә Казанда югалган. Малайның тән төзелеше нормаль, буе 155 сантиметр, коңгырт кара чәчле, соры күзле.
Ул зәңгәр толстовка, кара спорт чалбары, аксыл көрән төстәге кроссовка һәм соры башлык кигән.
Әлеге малайны таныган яки күргән кешеләр булса, 8(800) 700 54 52 яки 112 номеры буенча шалтыратуларын сорыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз