Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда кибетләрдән азык-төлек урлап йөргән өчен өч ир-атны һәм кызны тоткарлаганнар
Алар шәһәрдәге сәүдә нокталарыннан спиртлы эчемлекләр һәм ризыклар урлаган егермедән артык очрак ачыкланган.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда өч ир-атны һәм кызны азык-төлек кибетләреннән урлашу сериясе өчен тоткарлаганнар. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Узган елның декабрендә үк полициягә бер сәүдә челтәреннән ике кибет вәкиле мөрәҗәгать иткән. Берсе билгесез кешеләр ишекне ватып, кибеткә керүен һәм товар алып чыгуын, икенчесе бер төркем затлар сәүдә ноктасыннан 15 мең сумга азык-төлек урлавын сөйләгән.
Полиция хезмәткәрләре ике урлау очрагын да өйрәнгән һәм җинаятьне бер үк кешеләр эшләгәнен ачыклаган. Тиздән Казанда яшәүче 22, 28 һәм 33 яшьлек өч кешене тоткарлаганнар.
Хокук саклаучылар ачыкланганча, тоткарланучыларның 17 декабрьдә Четаев урамындагы кибет талауга катнашы бар, шулай ук бер очракта 21 яшьлек кыз да катнашкан. Тиздән аны да тоткарлаганнар.
Шикләнелгән затлар егермеләп кибеткә һөҗүм иткән очрак ачыкланган. Алар берәмләп тә, төркемләп тә урлаганнар. Нигездә алкоголь, кайчакта азык-төлек тә алып чыкканнар. Сәүдә оешмаларына 105 мең сумнан артык зыян ясалган.
Әлеге факт буенча «Талау» һәм «Урлау» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре тоткарланучыларның һәрберсенең катнашу дәрәҗәсен һәм гаебен ачыклый. Казанда яшәүче өч егет тә тикшерү изоляторында, кыз читкә китмәү турында язу калдырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз