news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кибеткә кереп акча урлаган ир-атны тотканнар

Казанда полиция хезмәткәрләре сәүдә павильонына кереп акча урлаган ир-атны тоткарлаган. Килгән зыян 7 мең сум булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ачыкланганча, июль башында 50 яшьлек ир-ат Мәскәү районындагы сәүдә павильонына ачык тәрәзәдән кергән. Шуннан соң ул 7 мең сум акча урлаган һәм аларны үз кирәк-ярагына тотып бетергән.

Хокук сакчылары ир-атны тоткарлаган. Аның элегрәк тә милек белән бәйле җинаятьләр өчен җаваплылыкка тартылган булуы ачыкланган.

Хәзерге вакытта урлау турында җинаять эше ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot