Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда кибет талаган Кыргызстан кешесе тоткарланган
«Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Полицейскийлар Казандагы кулына пычак тотып азык-төлек кибетләрен һәм микрозаймнарны талаган Кыргызстан кешесен тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«24 июльдә «Гагарин» полиция бүлегенә микрофинанс займнары оештыру менеджеры мөрәҗәгать итте. Ул сәгать уннар тирәсендә офиска билгесез ир кергәнлеген һәм пычакка охшаган әйбер белән янап, кассадан акча урлаганын хәбәр итте», – диделәр идарәнең матбугат хезмәтендә. Юлбасар 6 мең сум табыш алган.
Икенче көнне «Вишневский» полиция бүлегенә тәүлек буе эшли торган кибет хезмәткәрләре мөрәҗәгать иткән. Алар төнлә маркетка сатып алучы кергәнен һәм пычак белән янап, кассадан 48 мең сум акча алып чыгуын сөйләгән.
Полицейскийлар җинаятьченең тасвирламасын ала һәм видеокүзәтү камераларыннан язуларны өйрәнә. Бу аларга бер үк кешенең җинаятькә катнашы булуын ачыкларга ярдәм итә.
Тәртип сакчылары кыска вакыт эчендә җинаятьченең эзенә чыга. 30 июльдә Оренбург урамындагы бер йортта шикләнелүче тоткарлана. Ул Кыргызстанның 33 яшьлек гражданины булып чыга. Ир гаебен тулысынча таный һәм тагын бер җинаять кылганлыгын – 29 июльдә тагын бер азык-төлек кибетен талаганын әйтә.
Аның яшәү урыны буенча тентүләр уза, нәтиҗәдә пычак алына. «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз