news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Киа” машинасы йөртүчесе 11 яшьлек малайны бәргән

Бала юл аша тиешсез урыннан чыккан.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Казанда юл һәләкате булган. Нәтиҗәдә бер укучы зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казандагы ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Әлеге хәл кичә кичке сәгать 7дә Бертуган Батталовлар урамында була. 27 яшьлек “Киа Спортейдж” машинасын йөртүче егет 11 яшьлек малайны бәрдерткән. Укучы юл аша җәяүлеләргә рөхсәт ителмәгән урыннан чыккан. Бәрдерүдән соң өлкәннәрдән башка булган малайның битендә яра һәм маңгаенда гемотома барлыкка килгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot