news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Киа" автомобиле өч кешене бәрдергән юл һәлакәтенең видеосы дөнья күрде

Авария 22 сентябрьдә кич белән Гаврилов урамында булган.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда "Киа" автомобиле өч кешене бәрдергән юл һәлакәтенең видеосы дөнья күрде.

Кадрлардан күренгәнчә, Корея автомобиле зур тизлектә үзеннән алда барган машинаны узып, "зебра" буйлап юл аркылы чыгып барган җәяүлеләр өстенә килеп менә.

Юл һәлакәте 22 сентябрьдә кич белән Гаврилов урамында булган. Нәтиҗәдә, төрле тән җәрәхәтләре алган өч кешене (шуларның берсе – 8 яшьлек бала) 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә озатканнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot