news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда КХТИның кафедра мөдирен вазифа үзләштергән өчен хөкем иткәннәр

Вузның кафедра мөдире үзен фәнни хезмәткәр вазифасына билгеләп куярга кушса да, бу урында эшләмәгән.

(Казан, 3 июль, «Татар-Информ», Елена Кривопатре). Бүген Казанның Совет районы суды КХТИның инженер психологиясе һәм педагогика кафедрасы мөдире Василий Ивановка карата хөкем карары чыгарган. Ул вазифа үзләштерүдә гаепләнә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2010-2011 елларда Иванов КХТИ каршындагы югары икътисад мәктәбе директоры Киселевка үзен 45 мең сум эш хакы белән фәнни хезмәткәр вазифасына билгеләргә кушкан.

Әмма ул бу урында эшләргә җыенмаган. Шул рәвешле, Иванов 1 миллион сумнан артык акча «эшләргә» өлгергән.

Хөкем ителүче адвокат киңәше буенча журналистлар белән аралашудан баш тарткан.

Cуд Ивановка 50 мең сум күләмендә штраф салган. Шул ук вакытта ул моңа кадәр биләгән кафедра мөдире вазифасына кире кайта алачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot