news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда КФУның элеккеге ректоры Юрий Коноплев белән хушлаштылар

Бүген Казан федераль университетының физика факультеты бинасында югары уку йортының элеккеге ректоры Юрий Коноплев белән хушлаштылар. Галимне соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, укучылары килгән иде. Беренче каттагы холл халык белән тулды, ә чәчәкләрне шулкадәр күп алып килгәннәр иде ки, хәтта махсус өстәлдә аларга урын да җитмәде. Иң элек КФУның беренче проректоры Дмитрий Таюрский сүз алды, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән кайгы уртаклашу хатын укыды.

«Республикабыз һәм киң академик җәмәгатьчелек зур югалту кичерде. Талантлы кеше, фән һәм мәгариф өлкәсендә абруйлы оештыручы, тәҗрибәле җитәкченең йөрәге тибүдән туктады. Аның биографиясе – фәнгә, туган университетына һәм үз иленә бертуктаусыз хезмәт итү юлы һәм ул юл иң зур хөрмәткә ия. Ул фундаменталь фәнне үстерү өчен күп эшләр башкарды. Юрий Коноплев юмарт күңелле күпкырлы шәхес, үз хезмәттәшләре һәм күпсанлы укучылары өчен искиткеч үрнәк иде», - диелә Миңнехановның хатында.

Күпләр Юрий Коноплевны бик күңелле кеше, шул ук вакытта белемле җитәкче һәм зур галим буларак искә алды. Аның фәнни карьерасының зур өлеше механика-математика факультеты (хәзерге Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты) белән бәйле иде.

Юрий Коноплев 5 майда 84нче яшендә вафат булды. Аны бүген Арча зиратында җирләделәр.

Салават Камалетдинов

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100