Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда КФУның 220 еллыгына, Пушкинның 225 еллыгына багышланган Халыкара форум башланды
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Россия үзенчәлеген һәм халыкара интеграцияне формалаштыру чарасы буларак рус теле һәм әдәбияты» II халыкара форумына старт бирелде. Форумда Россия һәм чит ил галимнәре – филологлар, тел белгечләре, рус теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре катнаша.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. «Сезне ышандырасым килә, Халыкара мәгариф министрлары форумында 40 илдән килгән барлык делегацияләр дә диярлек рус телен укыту һәм өйрәнүнең гомуми стандартларын булдыру кирәклеге турында сөйләде. Казан лингвистика мәктәбенең тыгыз халыкара элемтәләре бар, һәм бу дуслыкны саклап калу бик мөһим», – диде ул.
Ачылыш тантанасында Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Александр Пушкин исемендәге дәүләт музее директоры Евгений Богатырев, Лев Толстой исемендәге Мәдәният институты Президенты Рубен Дарио Флорес Арсила (Богота шәһәре, Колумбия Республикасы), Гранада университетының грек һәм славян филологиясе кафедрасы профессоры Рафаэль Гусман Тирадо (Малага, Испания), ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская, КФУ Президенты Рияз Минзарипов һ.б. катнашты.
«Без, Татарстан вәкилләре, рус теленең өйрәнү нигезе нәкъ менә Казан университеты диварларында салынганлыгы белән горурланабыз. Менә инде йөз елдан артык безнең югары уку йортыбыз Россиянең төрле почмакларында һәм чит илләрдә эшләүче йөзләгән югары квалификацияле рус теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләп чыгара», – дип билгеләп узды Рияз Минзарипов.
Пленар утырышта Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков, Кыргыз Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев, Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Лю Сюецзяо, Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгының беренче секретаре Камол Давронов, Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консуллыгының өченче секретаре Марал Рустамов, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы атташесы Надер Хәбиби катнашты.
Илсур Һадиуллин чыгышында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рус телен популярлаштыру эшенең уңышлары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Татарстанда рус теле һәм әдәбияты буенча БДИның уртача баллы традицион рәвештә уртача федераль күрсәткечтән югарырак.
«Безнең чакыруны бик күп танылган галимнәр, мәдәният һәм фән эшлеклеләре кабул итте. Форумда Россиянең барлык төбәкләре диярлек, егермедән артык чит ил вәкиле, мәгариф системасы хезмәткәрләре, илебез кунаклары катнаша. Форум барышында юбилей даталары турында фикер алыштык, Казан университетына нигез салган шәхесләрне искә алдык. Шулай ук, бөтен дөньяга дан казанган элеккеге студентыбыз Лев Толстойның туган көнен бәйрәм итүгә әзерлек белән бәйле мәсьәләләр турында да фикер алыштык», - диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Форум Казан университетының 220 еллыгына, шулай ук бөек рус шагыйре Александр Пушкинның 225 еллыгына багышланган. Ул өч көн дәвам итәчәк. «Рус теле – дөнья теле. Ул испан теленә шул ягы белән охшаш: Латин Америкасы киңлегендә испан телендә күп халыклар сөйләшә. Рус теленең бай мирасы бар. Монда яшәгән һәм бөтен дөньяга танылган язучы Лев Толстойны искә төшерегез», – дип белдерде Колумбия галиме Рубен Флорес.
Славист Рафаэль Тирадо Гранада һәм Казан университетлары арасында җылы мөнәсәбәтләр узган гасырда ук барлыкка килгәнен сөйләде. Испаниядә КФУ мөгаллимнәре һәм студентлары стажировка үткән булган.
- Форумның оештыручылары: Халыкара рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе, Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте, Россия мәгариф академиясе, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Казан федераль университеты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз