news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда KFC ресторанын вакытлыча япканнар

Ресторанда санитар-эпидемиология нормаларын бозу очраклары ачыкланган.

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Елена Саляхова). Казанда административ хокук бозу очрагына буенча, KFC ресторанын вакытлыча япканнар. Бу хакта ТР Роспотребнадзор матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге “Амрест” ҖЧҖ тикшергәч санитар-эпидемиология таләпләрен бозу очраклары ачыкланган.

Шулай итеп, көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнер мәйданчыгы 6 катлы торак йорттан 21,54 метр ераклыкта булган. Фатирда төнлә эшләү нормаларын бозган предприятиедән тавыш ишетелгән. Җиһазлар сүндерелгән вакытта фатирның йокы бүлмәсендә тавыш 35,7 дБА тәшкил иткән, норма буенча бу күрсәткеч 30 дБА булырга тиеш.

Бу эш Совет районы судында каралган. Суд "Амрест" ҖЧҖ административ хокук бозуда гаепле дип таныган һәм ресторанны алты тәүлеккә япкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100