news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «KFC»га хәләл сертификат алу өчен менюдан сыраны алырга туры киләчәк

Җәмәгать туклануы стандарт буенча ризык әзерләргә генә түгел, ә барлык хәләл булмаган позицияләрне дә менюдан төшереп калдырырга тиеш.

Казанда «KFC»га хәләл сертификат алу өчен  менюдан сыраны алырга туры киләчәк
архив

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). «Халәл» сертификатын алырга теләгән «KFC» тиз туклану рестораннары челтәрләре һәм башка биналарга менюны стандарт таләпләренә туры китереп кенә калмыйча, алкогольле эчемлекләр сатуны туктатырга да туры киләчәк. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарт комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин хәбәр итте.

«Әгәр меню хәләл таләпләргә туры килсә дә, бинада хәрам эчемлекләр, әйтик, сыра сатып алырга булса, мондый бина хәләл дип санала алмый һәм Комитет тарафыннан сертификацияләнмәячәк», — дип хәбәр итте ТР Диния нәзарәтенең стандарт комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин.

Эксперт мөселманнарга хәләл меню һәм алкогольсез биналарга өстенлек бирергә киңәш итте. Кеше спиртлы эчемлекләр эчүчеләр компаниясендә була икән, алкоголь кулланмаса да, эчүчеләр янында булу гаепләнә.

  • Элегрәк Казанның KFC кайбер рестораннарында хәләл менюны 2019 ел ахырына кадәр кертергә планлаштырулары билгеле булды. Моның өчен аларга тиешле шартларны үтәргә кирәк булачак. Алар арасында ислам таләпләренә каршы килә торган хезмәтләрнең булмавы, мәсәлән, кальян тартуны тыю, персоналларның ислам этикасын бозмавы һәм залны рәсмиләштерү, предприятиенең даими инспекция контроле булырга тиеш.

«Гомумән алганда, җәмәгать туклануы - хәләл өлкәсендә сертификацияләү процедурасында вакыт буенча иң чыгымлы тармак», - дип нәтиҗә ясадылар ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100