news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда KFC челтәрендә хәләл тавыктан ризык әзерли башлаганнар

Тиз туклану рестораны менюсын бу атнада яңарттылар.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан башкаласында KFC челтәренең бер ресторанында хәләл стандартлары буенча чалынган тавыктан ризык бирелә башлады.

«Бездә хәләл тавык. Менюны күптән түгел, бу атнада яңарттык», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына.

Хәләл ризыклы туклану пункты Краснококшайская урамындагы 140Б адресы буенча эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100