Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда кеше хокукларын яклау гарантияләрен көчәйтү турында килешү имзаланды
Хезмәттәшлек турында килешүне ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, прокуратура һәм ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты имзалады.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты республика прокуратурасы, шулай ук ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйды.
Үзара хезмәттәшлек гражданнарның хокукларын яклау гарантияләрен көчәйтүгә юнәлдереләчәк. Документларны бүген Казанда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советы утырышында имзаладылар.
Хезмәттәшлек турында килешүгә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов һәм ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова имзалады. «Килешүләр 2020 елда һәм аннан соңгы елларда үзара хезмәттәшлекне күздә тота», — диде Сабурская.
«Прокуратура белән килешү гражданнар хокукларын бозу турында мәгълүмат алмашу һәм уртак алымнарны тагын да ныгытачак. Мин бу эшнең киләчәктә дә дәвам итүен теләр идем», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз