news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кечкенә фатирларның бәясе ел башыннан 4 процентка арткан

Казанда кечкенә фатирларның бәясе ел башыннан 4 процентка арткан
Фото: © «Татар-информ»

Казанда 32 квадрат метр мәйданлы фатирларның уртача бәясе 3 998 328 сумга җиткән. Ел башыннан бу сумма 4,5 процентка, ә бер ел эчендә 15,2 процентка арткан, дип яза «Фатирлар дөньясы» аналитиклары.

Мондый кече габаритлы фатирларда квадрат метр бәясе уртача 171 142 сум тора. 2024 ел башыннан бу бәя 4,3 процентка, ә соңгы елда 16,1 процентка арткан.

Аналитиклар билгеләп үткәнчә, Чаллыда да кечкенә фатирлар шактый кыйммәтләнгән (елына+29,2%). «Автоград»та 32 квадрат метрга кадәрге торак мәйданының уртача бәясе 3 354 711 сумга җиткән. Өстәвенә, ел башыннан бу сумма 4,5 процентка арткан. Мондый фатирларда бер квадрат метрның уртача бәясе 129 445 сум тәшкил иткән. Ел башыннан «квадратның» арту бәясе 5,7 процент тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100