news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Кече Кызыл урамы бер айга ябыла

Юл ябылу җылыүткәргечне реконструкцияләү белән бәйле.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 28 июльдән 31 августка кадәр Казанда Кече Кызыл урам хәрәкәт өчен этаплап ябыла. Бу хакта Казан мэриясе сайтында хәбәр ителә.

28 июльдән 6 августка кадәр – Адамюк урамыннан Бассейн урамына кадәр, 8 августтан 12 августка кадәр – Кече Кызыл урамының Бассейн урамы белән киселеше урынында, 13 августтан 31 августка кадәр Бассейн урамыннан Зур Кызыл урамына кадәр аралыкта транспорт хәрәкәте ябыла.

Юл ябылу җылыүткәргечне реконструкцияләү белән бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot