Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» бөтенроссия форумы башлана
Бүген һәм иртәгә, 20 һәм 21 августта, Татарстан башкаласында «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» бөтенроссия форумы узачак. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә үткәрелә. Вакыйга 1,5 меңнән артык катнашучыны, шул исәптән федераль һәм төбәк хакимияте органнары, үсеш институтлары вәкилләрен, архитекторларны, урбанистларны һәм актив яшьләрне берләштерәчәк.
Форумда катнашучылар уңайлы һәм матур шәһәрләр төзү турында фикер алышачак, төзекләндерүнең иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклашачак һәм яшь белгечләрне шәһәр мохитен үстерүгә җәлеп итү турында сөйләшәчәк.
Пленар утырышның темасы – «Кече шәһәрләр: Илһамландырырга. Үсәргә. Җиңәргә». Шулай ук түбәндәге темаларга да игътибар биреләчәк: «Кече шәһәрләр: нокталар географиясеннән мәгънәләр географиясенә», «Мастер-планнарга 20 ел: нәтиҗәләр һәм яңа чакырулар», «Фән шәһәрләре, технополислар, интелполислар: белем җитештерүче шәһәрләр белән ничек идарә итәргә?» һ.б.
Чараның төп вакыйгаларының берсе – X Бөтенроссия уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү. Быелгы конкурс узган елдагылардан аерылып тора: анда кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр генә түгел, терәк үзәк булып торган теләсә кайсы торак пунктлар катнаша алган. Шулай ук форумда беренче тапкыр 100 меңнән 300 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләр катнашкан. Татарстаннан уңайлы шәһәр мохите проектлары конкурсына 16 гариза бирелгән.
Моннан тыш, Кече шәһәрләр һәм авыл җирлекләре форумы кысаларында «Яшьләр һәм шәһәр мохите» яшьләр форумы узачак. Анда катнашучылар шәһәр мохитен төзекләндерү һәм үстерүнең заманча алымнары белән таныша алачак.
Яшьләр форумы программасы берничә юнәлешкә бүленгән. «Фиджитал урбанистика», «Арт-объектлар һәм вакытлы сәнгать», «Шәһәр энергиясе» треклары каралган. Иң яшь делегатлар өчен аерым карьера трегы эшләячәк.
Форумны нәкъ менә Казанда уздыру символик мәгънәгә ия. Ун ел элек Татарстанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы белән масштаблы төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла башлады. Бу вакыт дәвамында төбәктә 450гә якын төзекләндерелгән иҗтимагый киңлек булдырылды. Бу 28,1 миллиард сумга төште. Акчалар федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелде.
Шулай ук форум кысаларында «Сәлам, Татарстан!» китабының проектын презентацияләячәкләр. Бу республика шәһәрләренең һәм табигый территорияләренең үзенчәлекле тарихы турында беренче иллюстрацияле юл күрсәткече. Ул ТР иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасының унъеллыгына багышланган.
Моннан тыш, 2020 елдан Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы гамәлдә. Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановның инициативасы белән башлап җибәрелде. Бу вакыт дәвамында 54 миллиард сумга 5,8 мең ишегалды территориясе төзекләндерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз