news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда КДМАнең терапия кафедрасы юбилее билгеләп үтелә

Бүген Казанның “Корстон” кунакханәсендә “Терапия практикасында актуаль мәсьәләләр” темасына фәнни конференция ачылды

(Казан, 27 май, “Татар-информ, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның “Корстон” кунакханәсендә Татарстан һәм Россия гастроэнтерология ассоциациясе табибларының уртак форумы кысаларында “Терапия практикасында актуаль мәсьәләләр” темасына фәнни конференция ачылды. Чара Казан дәүләт медицина академиясе 1-нче санлы терапия кафедрасының 90 еллыгына багышланды.
Конференцияне ачу тантанасында ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Камил Зыятдинов, Россия гастроэнтерологлар ассоциациясе президенты Владимир Ивашкин катнаштылар.
“Бүгенге көндә Казан медицина академиясенең 1-нче санлы терапия кафедрасы Россиядә дә югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә танылган лидерларның берсе булып санала. Кафедра – Россия, якын һәм ерак чит илләр табибларын дипломнан соң укыту буенча иң эре үзәкләрнең берсе. Монда фәнни-тикшеренү эше алып барыла, инновацион проектлар эшләнә. Кафедрада сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән галимнәр тәрбияләнә. Россиядә һәм чит илләрдә кафедраның Р.Лурия, Р.Лепская, Л.Рахлин кебек галимнәр исемнәре таныла”, - дип белдерде министр Айрат Фәррахов һәм конференциядә катнашучыларны кафедраның юбилее белән котлады, эштә уңышлар теләде.
Камил Зыятдинов сүзләренә караганда, тупланган тәҗрибәгә һәм бай традицияләргә таянып, терапия кафедрасы Татарстанның гына түгел, Россиянең дә сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә лаеклы өлеш кертә. Анда белгечләрне укытуның уникаль заманча методикалары эшләнә. Бүгенге көндә кафедра белән медицина фәннәре докторы профессор Рәфыйк Сәйфетдинов җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендә кафедра үзенең үсешендә зур уңышларга ирешә. Бүгенге көндә кафедрада 7 медицина фәннәре кандидаты, 1 медицина фәннәре докторы эшли.
Владимир Ивашкин да кафедра галимнәрен юбилее белән котлады. Үзенең чыгышында ул шулай ук гастроэнтерологлар тарафыннан ашкайнату системасы органнары яман шешләрен кисәтү мәсьәләсенә тукталды. Аның фикеренчә, нәкъ менә ашкайнату, респиратор органнар шешләре соңгы стадияләрдә теркәлә. Һәм онкологларга, хирургларга бары тик кеше гомерен бер-ике елга озынайтырга гына кала. Шуңа күрә бу мәсьәләдә профилактикага зур игътибар бирергә кирәк. Татарстан терапевтлары, гастроэнтерологлары да бу эштә үз өлешен кертергә тиеш, диде ул.
Конференциядә 1-нче санлы терапия кафедрасы тарихы, кеше сәламәтлеге проблемасы, йөрәкнең ишемия авыруын, үпкәләрнең озак дәвамлы обструктив авыруын дәвалау, эчке авырулар клиникасында клиник фармакология һәм исбатлау медицинасы һәм башка актуаль мәсьәләләр каралды.



autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100