news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Казахстан шагыйре Абай Кунанбаев сынын куярга телиләр

2024 елда Казанда Казахстан җәмәгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь Абай Кунанбаев сынын куярга җыеналар. Бу хакта Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков сөйләде.

«Киләсе елга Абай Кунанбаев бюстын куярбыз дип өметләнәбез, ул Тукай кебек диярлек: шагыйрь, фәлсәфәче, казах язуына нигез салучы», - диде Исхаков.

Ул искәрткәнчә, Казахстанның Семей шәһәрендә һәм Абай өлкәсендә шагыйрь Габдулла Тукай һәм шагыйрь, хәрби корреспондент, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл бар.

«Без халыкара практикада кабул ителгәнчә, үзара хезмәттәшлек принцибында киләсе елга безнең Абай Кунанбаев сыны куелыр дип өметләнәбез. 2024 елда без бу килешүләрнең шаһитлары булырбыз дип уйлыйм», - дип сөйләде «Татар-информ»га генераль консул.

Искәртик, бүген иртә белән Казанга Абай өлкәсе акиме Нурлан Уранхаев җитәкчелегендә Казахстан делегациясе килде. Кунаклар Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгында, Милли китапханәдә булды, ә иртәгә аларга Казандагы Иннополис шәһәрен һәм Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркны күрсәтәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100